Әлмәттә ике кроссовер бәрелешкәннән, ике кеше хастаханәгә эләккән
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Әлмәтнең Биләр урамындагы 145нче йорт каршында иртәнге уннар тирәсендә юл һәлакәте булган. Юлны ике кроссовер – Ford һәм Nissan бүлешмәгән, дип хәбәр итте фаҗига шаһитләре «Татар-информ»га. Һәлакәт урыныннан җибәрелгән фотолардан күренгәнчә, ике автомобиль дә җитди җәрәхәтләр алган. Япон машинасының алгы өлеше җимерелгән, куркынычсызлык мендәрләре ачылган. Авариянең икенче катнашучысы - Fordның ике ишеге яньчелгән, көпчәкләре җәрәхәтләнгән. Читать дальше...