Дәүләт Думасы сәләтле балаларны интернатта бушлай яшәтү турында закон кабул итте
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы сәләтле балаларның югары уку йортлары каршындагы интернатларда бюджет хисабына яшәве турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Сүз югары уку йорты каршындагы интернатлар рәвешендә оештырылган махсус фәнни үзәкләрдә (СУНЦ) белем алучы балалар турында бара, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Документта мондый үзәкләр төшенчәсе тәгаенләнә һәм бу үзәкләрдә балаларның яшәвен дәүләт тарафыннан финанслау механизмы билгеләнә. Читать дальше...