Путин: Коронавирустан вакцина ясатмаган өчен кешеләрне эзәрлекләргә ярамый
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавирустан прививкасы булмаган өчен кешеләргә басым ясарга ярамый. Моның урынына аларга ковидка каршы чаралар куллану кирәклеген аңлатырга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән үткәрелгән зур матбугат конференциясендә әнә шундый фикер белдерде. «Эзәрлекләү чараларын кертергә кирәкме? Юк. Эш сәяси ихтыярда түгел. Эш шунда ки, гамәл кылу көче каршы тору көченә тиң. Безнең халык аптырап калмый, басым ясый башласаң, әйләнеп узу ысулларын табачак»... Читать дальше...