Чаллыда газ шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләрнең фатирларын ремонтлаганнар
(Чаллы, 30 декабрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы », Зөлфия Галим). Чаллы шәһәрендә газ шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында яшәүчеләр ремонтланган фатирларына кайтты. Җимерелгән подъездлар һәм фатирлар ике ай эчендә төзекләндерелде. «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов әйтүенчә, фатирлар биредә яшәүчеләрнең теләкләрен истә тотып төзекләндерелгән. 48/20 йортында яшәүчеләрнең шатлыкларын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. Ул кешеләрнең фатирларын ремонтлаучыларга, техника белән тәэмин итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Читать дальше...