(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җәмәгатьчелек фикерен тудыру, халык белән даими эшләү өчен, министрлык-ведомстволарга, муниципалитетларга, предприятиеләргә эш юнәлешен үзгәртеп, матбугат сәркатибе функционалын киңәйтеп, аның статусын күтәрергә кирәк.
«Әлегә дәүләт хакимияте органнарының медиакиңлектә дәрәҗәсе өчен җавап бирүче белгечләрнең роле сизелми диярлек», — дип белдерде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коллегия утырышында. Читать дальше...