Әсгать Сәфәров журналистларны кешеләр турында күбрәк язарга өндәде
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистларны кешеләр турында күбрәк язарга өндәде. Ул илкүләм проектлар, программаларны яктырту белән беррәттән, игътибар үзәгендә һәрвакыт кешеләр булганын искәртте. «Республика халык тырышлыгы белән уңышлы үсеш ала», — диде ул «Татмедиа» Республика матбугат агентлыгының коллегия утырышында. «Вакыйгаларга, казанышларга гына түгел, кешеләргә күбрәк игътибар бирү мөһим. Халык хезмәте... Читать дальше...