Сөләйманов Ислам дөньясының Яшьләр башкаласы булган Казан логотибын тәкъдим итте
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов).Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак, Казанның логотибы эшләнгән. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казанның символлары сыйфатында Сөембикә манарасы, «Казан» гаилә үзәге һәм традицион ярымай сайланды. Логотипта шулай ук скейтбордтагы кеше дә сурәтләнгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов сөйләде. «Без логотипны яшьләрчә һәм танылырлык итәргә тырыштык. Читать дальше...