Туризм буенча белгеч: Казан — язын ял итү өчен иң популяр шәһәрләрнең берсе
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Яз айларында Россиядә яшәүчеләрнең күбесе үз илендә ял итәргә планлаштыра. Казан шулай ук популяр юнәлешләр исемлегенә керде. Туристлык агентлыклары альянсы директоры Наталия Осипова Sputnik радиосына биргән интервьюсында сөйләгәнчә, туристик кебшэк программасы һәм коронавирус пандемиясе Россиядә эчке туризм белән кызыксынуны шактый арттырган. «Популяр юнәлешләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан шәһәрләре дияр идем. Яз көне яңа юнәлешләргә Кырым да өстәлә. Ел буе популяр юнәлешләр дә бар. Читать дальше...