Роберт Гыйләҗиев: Быел июньнән барлык төр бензиннарга бәя уртача 60 тиенгә арткан
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 19 июньнән барлык төр бензиннарга бәя уртача 60 тиенгә арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев әйтте.
Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан бәяләр 1,7 процентка арту фаразланганын искәртте. Тик Татарстанда бәя арту 28 майда гына булган һәм 1,5 процент тирәсендә.
«Быел ягулык бәясе икенче тапкыр 19 июньдә артты. Инфляция кысаларында, 2 процент дәрәҗәсендә булырга тиеш иде. Бездә бәяләр артуы инфляция дәрәҗәсеннән кимрәк булды», — диде Гыйләҗиев.
95 марка бензин 65 тиенгә, 92 марка бензин 55 тиенгә арткан, 80 маркалы бензин артмаган, җәйге дизель ягулыгы 40 тиенгә арткан булган. «2019 елның 19 июненнән республиканың күпчелек АЗСларында бәяләр үзгәрешсез диярлек кала. Кышкы дизель ягулыгы өчен генә бәя 46 сум 50 тиен дип билгеләнгән», — диде Роберт Гыйләҗиев.
Мотор ягулыгына бәяләр нигезсез артмасын өчен, учреждение аерым чаралар уздыруын, ай саен җитештерүче заводларда биржа бәяләре мониторинглап барылуын әйтте. «Төп бурыч — бензин бәяләренең нигезсез үсешенә юл куймау. Атна саен мәгълүмат сайтта урын алып бара», — диде Гыйләҗиев.