Владимир Путинның Яңа ел видеомөрәҗәгате чыкты
(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ"). Россия президенты Владимир Путин Россия халкын Яңа, 2020 ел белән котлады. Аны беренче булып Камчаткада яшәүчеләр күрде.
Россия президентының Яңа ел мөрәҗәгате гадәттәгечә Мәскәү Кремле фонында яздырылган.
"Без XXI гасырның өченче дистәсе бусагасында торабыз", - ди президент. Ул илнең "ташкынлы һәм каршылыклы" вакытта яшәвен билгеләп үтә.
Россия халкының ниятләре һәм хыялларын Россиянекеннән аерып булмый, ди президент. Безнең һәм балаларыбызның киләчәге һәркемнең тырышлыгыннан тора. Россиялеләр ил яхшы якка үзгәрсен өчен барысын да эшли ала. Әмма тормышны яхшы якка үзгәртү өчен бурычларны бергәләп чишәргә кирәк, дигән фикердә Путин.
"Безнең бергәлек - югары максатларны тормышка ашыруның нигезе", - ди президент. Бу кыйммәтләрне безгә алдагы буын - "җиңүчеләр буыны" тапшырды. Киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителәчәк, дип искәртте ул. Путин ветераннарга һәм өлкән буынга илнең ныклыгы өчен тырышлыклары өчен рәхмәт әйтте.
Россия халкы кешелек мөнәсәбәтләрен югары куя, бер-берсенә ярдәм итәргә омтыла. Һәр гаиләнең үз традицияләре бар, әмма барыбызны да бер-береңә ярдәм итү теләге берләштерә. Яңа елны бәйрәм итү традицияләре балачактан килә, ди президент.
"Без якыннарыбызны кочаклыйбыз, балалар, оныклар өчен сюрпризлар әзерлибез, алар белән бергә чыршы бизибез, картон уенчыклар, шар, гирляндаларны чыгарабыз. Бу борынгы, әмма без яраткан уенчыклар киләчәк буынга җылысын тапшыра. Бер-береңне аңлау бәхете һәр йортта булсын, авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирсен, буыннарны берләштерсен. Әти-әниләр сәламәт булсын, безнең игътибарны тойсын, ә һәр бала үзен яратуларын белсен", - ди ул.
Яңа ел һәр кешедә яхшы тойгылар уята, барысы да Курантлар Яңа ел сәгатьләрен сукканын көтә, ди Президент. Путин бер-беребезгә һәм Ватанга тынычлык, игелек һәм чәчәк ату теләргә өндәде.