Казанда Россия Герое Алексей Козин исемендәге тукталыш барлыкка киләчәк
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә Фатих Әмирхан проспектындагы «Пассажирлар таләбе буенча» тукталыш пункты «Россия Федерациясе Герое Алексей Козин урамы» дип үзгәртеләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якын көннәрдә 28а, 43 һәм 54нче автобус маршрутлары, шулай ук тукталыш пунктындагы күрсәткечләргә үзгәрешләр кертеләчәк.
- Алексей Козин Казанда туган, 1999 елда Төньяк Кавказ төбәгендә террорчылыкка каршы операция вакытында һәлак булган. 2001 елда Козин яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылган. Козин укыган 7нче гимназиягә Россия Герое исеме бирелгән. Яңа Савин районындагы бер урам да аның исемен йөртә.