Нурлатта 18 кабанны Африка дуңгыз чумасына тикшерү нәтиҗәләре тискәре булган
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Нурлатта 18 атылган кабанны Африка дуңгыз чумасына тикшергәннәр, нәтиҗәләре тискәре булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.
Самара өлкәсендә вирус таралышын исәпкә алып, республикада Африка дуңгыз чумасын кисәтү юнәлешендә эш үткәрелә. «Без кошчылык, дуңгызчылык продукциясенең кайбер үрнәкләрен лабораториядә тикшерәбез. Ни өченме? Шундый очраклар булды: документлар буенча продукция чиста булып та, лабораториядә продукция йогышланган булуы ачыкланды», — диде.
Габделхак Мотыйгуллин 2017 елда Африка дуңгыз чумасы Нурлатта ачыкланганын искәртте. «Африка дуңгыз чумасын төп таратучы — кабаннар. Быел 18 кабан лабораториядә тикшерелде, нәтиҗәләре тискәре», — диде.
Ул вирус ачыкланган төбәкләргә якын торучы районнар, шул исәптән Нурлат районы халкы, бигрәк тә дуңгыз асраучылар кисәтелгәнен, аларга белешмәлекләр өләшенгәнен әйтте.