Казан Кремлендә вируслардан саклану чаралары турында сөйләделәр
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан хакимияте предприятиеләр коллективларының сәламәтлеген кайгырту мәсьәләсе мөһим булуын белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«ОРВИ, грипп һәм вируслардан саклану кагыйдәләре язылган белешмә күп кеше эшли торган предприятиеләргә җибәрелгән иде. Коллективларның сәламәтлеге турында кайгырту мәсьәләсе мөһим, шуңа күрә әлеге белешмәләрне күпләп чыгарырга карар кылынды. Белешмә көнкүрештә куллану өчен дә файдалы булачак. Белешмәне таратуны дәвам итәргә һәм үзеңне сакларга кирәклеге турында сөйләргә кирәк», — диде Лилия Галимова.
Кичә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, республика профильле ведомствосы, Татарстанда коронавирус алып керүне кисәтү буенча штаб белешмә әзерләгән. Анда шәхси гигиена кагыйдәләре, эш урыны гигиенасы һәм универсаль саклануның алты кагыйдәсе бәян ителгән. Белешмә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре нигезендә эшләнгән.
Гыйнвар ахырында Рөстәм Миңнеханов коронавирустан саклану өчен штаб булдырырга кушты. ТР Президенты республика халкына, коронавирус очракларын булдырмас өчен, республикада нинди эш алып барылуы турында системалы рәвештә хәбәр итәргә кушты.