Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе билгеле
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). 8 июньдә башланачак Бердәм дәүләт имтиханының яңа расписаниесе проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында бастырылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Документ буенча 8 июньдә география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча имтихан узачак.
«11 июнь (пәнҗешәмбе) — рус теле, 15 июнь (дүшәмбе) — база дәрәҗәсендәге математика буенча Бердәм дәүләт имтиханының, профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ, 18 июнь (пәнҗешәмбе) — тарих, физика, 22 июнь (дүшәмбе) — җәмгыять белеме, химия», диелә документта.
25 июньдә укучылар чит телләр буенча имтиханнар тапшыра башлый. Ә 26 һәм 29 июньдә бу имтиханнарны телдән тапшырачаклар.