«Казан нуры» мәчете имамын күмәк җомга намазы үткәргән өчен җавапка тартачаклар
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Казан нуры» мәчете имамын күмәк җомга намазы үткәргән өчен җавапка тартачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Аның мәгълүматлары буенча, изоляция һәм санитар нормаларны үтәү зарурлыгына, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иман йортларында күп кеше катнашында намаз укуны вакытлыча туктату турындагы тәкъдименә дә карамастан, «Казан нуры» мәчете имамы җомга намазын үткәргән. Намазга дистәләгән кеше килгән.
Чыганак белдергәнчә, имамга карата тиешле материал тупланган, тиздән ул коронавирус инфекциясе таралган чорда күпсанлы кешеләрнең тормышын куркыныч астына куйган өчен административ җаваплылыкка тартылачак.