Татарстан районнары сөт саткан өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидия алды
(Казан, 7 апрель,«Татар-информ»). Март аенда Татарстанның муниципаль районнары гыйнвар-февраль айларында сатылган сөт өчен республика һәм федераль бюджетлардан 1,2 млрд сум күләмендә субсидия алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Министрлыкта дәүләт ярдәменнән районда савым сыерларның баш санын торгызу өчен файдаланырга чакырдылар», - диелә хәбәрдә.
Мәсәлән, Буа һәм Тәтеш районнары терлекләрнең баш санын торгызу белән шөгыльләнә, алар лейкозлы сыерларны сәламәт таналар белән алмаштыра. Әйтик, бер ел эчендә бу муниципалитетларда лейкоз вирусы белән зарарлану 15 процентка һәм 7 процентка кимегән.
Татарстанда бөтен Россия сөтенең 6 проценттан артыгы җитештерелә.