Түбән Камада «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында 75 төп каен утыртылды
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Хәтер бакчасы» агач утырту акциясенең максаты — Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә парк һәм скверларда шулкадәр агач үсентесе утырту. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Без шәһәрнең яңа микрорайонында Җиңүнең 30 еллыгы урамында агачлар утыртабыз. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки тормыш дәвам итә. Бүген без утырткан җитмеш биш төп каен башка елларда утыртылган меңнәрчә агачларга кушылачак. Бу — безгә сугышчылар бүләк иткән тормышның дәвамы», — дип сөйләде Түбән Кама мэры Айдар Метшин.
Хәтер аллеясенә беренче үсентеләрне утыртуда шәһәр Советы депутатлары, коммуналь предприятиеләр хезмәткәрләре, урманчылар катнашты. Түбән Кама урман хуҗалыгы каен үсентеләре бирде. Эш барышында барлык иминлек таләпләре үтәлде.