Түбән Кама госпиталенә Covid-19 вирусы расланган беренче пациентны китерделәр
![Түбән Кама госпиталенә Covid-19 вирусы расланган беренче пациентны китерделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/9735514fc47184b6c93c2676175d8c67a6205653/store/fill/780/440/2794af0b092723d809accc569b158c696bff301289dca25cee9b14878104/1588495003_rkjfir1yz701.jpg)
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Түбән Кама госпиталенә Covid-19 вирусы расланган беренче пациентны китергәннәр. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 3 майга Түбән Камада коронавирус йоктыруның тагын 7 очрагы расланган. Яңа очракларның барысы да авыру кеше белән аралашкан булган.
Алты кеше изоляциядә, табиблар күзәтүендә. Ике кешедә кискен тын юллары авыруы билгеләре бар, ә дүрт кешедә авыру билгеләре юк.
Түбән Камада барлыгы 53 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 71 яңа очрагы теркәлгәнлеге хәбәр ителгән иде.