Шәхси ОСАГО тарифлары турында закон кабул ителде
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) тарифларын индивидуальләштерү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ ОСАГО тарифларын билгеләгәндә индивидуаль алымны күздә тота. Автомобильне намус белән йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаучы, юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәүчеләр өчен тарифлар түбәнрәк, ә даими рәвештә кагыйдә бозучылар һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләр өчен югарырак булачак, дип аңлаткан иде элегрәк Думаның финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков.
Россия Үзәк банкы база иминият тарифларының минималь һәм максималь күләмен транспорт чарасының техник характеристикаларына һәм конструктив үзенчәлекләренә, аның хуҗасына (физик яки юридик зат), куллану билгеләнешенә һәм максатына (махсус билгеләнештәге, оператив хезмәтләргә, көнкүреш һәм гаилә ихтыяҗларына, эшмәкәрлек эшчәнлегенә (такси) карап билгеләячәк.
Иминиятләштерүчеләр сайтында ОСАГО килешүе буенча иминият премиясен исәпләү өчен калькулятор булырга тиеш. Шулай ук бу сайтта тарифның база ставкаларын билгеләгәндә кулланыла торган факторлар турында мәгълүмат урнаштыру таләп ителә.