Түбән Камада волонтерлар хокук бозучыларга медицина битлекләрен бушлай тарата
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Түбән Камада Эчке эшләр идарәсе патрульләреннән тыш, куркынычсызлык режимының үтәлешен өч махсус төркем күзәтә. Аларга волонтерлар беркетелгән. Волонтерлар хокук бозучыларга медицина битлекләрен бушлай тарата. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, хәзер урамнарда битлектән йөрергә, ә кибет, транспорт һәм паркларда перчаткалар да кияргә кирәк. Мобиль төркемнәр санитар таләпләрнең үтәлешен тикшерә һәм кагыйдә бозулар очрагында беркетмә төзи.
Соңыннан суд карары нигезендә штраф түләтелә, аның суммасы бер меңнән утыз мең сумга кадәр.