Россия Транспорт министрлыгы Зур Казан боҗрасын төзү өчен акча бүлеп бирәчәк
(Казан, 20 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Президенты Владимир Путин Зур Казан боҗрасын төзеп бетерү өчен федераль акча бүлеп бирүне хуплады. Бу хакта ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка видеоконференция вакытында әйтте.
«Мин Транспорт министрлыгына шундый йөкләмә бирәчәкмен. Сез алар белән элемтәдә эшләгез», — диде Владимир Путин.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төзелешне тәмамлау өчен 5 миллиард сум таләп ителә. «Әгәр күпмеде өлешен бүлеп бирсәләр, бу җитди ярдәм булачак», — диде ул.