Полиция Казан бизнесменын урлаган ир-атны эзли
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Полиция Казан бизнесменын урлауда катнашкан ир-атны эзли. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кышын Казан эшмәкәренә «Квартал» төркеменнән танышы иминият түләүләре белән акча эшләү өчен «Мерседес» машинасын сораган. Бизнесмен башта ризалашкан, аннары кире уйлаган һәм автомобилен автоломбардка куйган. Бу төркем әгъзасы эшмәкәргә янап вәгъдәсен үтәвен яки 500 мең сум акча бирүен таләп иткән. Җинаятьче өч дусты белән бизнесменның автомойкасына килеп, аны кыйнаган. Аннары үз автомобиле багажнигына салып, билгесез юнәлештә алып киткәннәр. Алар шәһәрнең икенче башында бизнесменны баллон ачкычы, пыяла шешә һәм кирпеч белән кыйнауларын дәвам иткән. Алар машина белән эшмәкәрнең өстеннән чыкмакчы булганнар, әмма ул яр буйлап елгага тәгәрәп төшеп киткән. Ир-ат ярдәм сорап кычкырган. Аны биредә яшәүчеләр ишеткән һәм полиция чакырачаклары турында әйткәннәр. Компания җинаять урыныннан киткән. Берникадәр вакыттан соң кыйналган ир-ат чокырдан чыккан. Узып баручылар аңа ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырган. Кешене урлау һәм талау буенча җинаять эше кузгатылган. Һөҗүм иткән өч кешене тоткарлаганнар. Хәзер полиция бизнесменны кыйнауда катнашкан дүртенче кешене — 29 яшьлек «Ваха» кушаматлы Цатурян Вагинак Абрамовичны эзли. Аның турында ниндидер мәгълүмат яки аның кайда булуын белүчеләрдән 02, 112, (843) 291 20 71 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.