Татарстан Президенты күп балалы гаиләне бишенче сабыйлары туу белән котлады
![Татарстан Президенты күп балалы гаиләне бишенче сабыйлары туу белән котлады](https://tatar-inform.tatar/attachments/13140f23fc866999142f7a11f9454ac17b88b644/store/fill/780/440/416cb202296befa6d4dafbf6049a9bfad2873d2e9050350cf6704d20454e/IMG_20200620_142626.jpg)
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәймурзиннар гаиләсен бишенче сабыйлары туу белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Күп балалы әнине Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән чыгардылар. Биредә Рөстәм Миңнеханов бүген ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Татарстан Президенты күп балалы гаиләне котлауларга кушылырга ниятләде. Ул 33 яшьлек әти-әнигә һәм аларның балаларына нык сәламәтлек теләде, гаиләнең республикадагы демографик хәлне яхшыртуга керткән өлешен билгеләп үтте.