Дума депутаты Татарстанның профилактик тикшерү яңа кагыйдәләренә әзер булуын әйтте
![Дума депутаты Татарстанның профилактик тикшерү яңа кагыйдәләренә әзер булуын әйтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/6d9e20fe06a170bd3193e4fb84ccbb510978d644/store/fill/780/440/b1f094ad16d196f2c385ea0ad8d705c18bd66376fac5e4918569ac264695/8067EFAF-0A89-4A37-97CA-4C7FDBD73BCA.jpeg)
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус таралу куркынычы саклану шартларында диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшерүләрне оештыру үзенчәлекләрен раслаган тәкъдимнәр уңышлы кулланыла. «Татар-информ» белән РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич шул хакта уртаклашты. Документ нигезендә, медицина учреждениеләре профосмотрларга алдан язылу кертергә тиеш. Шулай ук бер яшьтәге һәм бер җенестәге гражданнарны тикшерүне бер көнгә планлаштырырга тәкъдим ителде. Татарстанның өзлексез диспансерлаштыру процессын оештыру өчен кирәкле барлык инструментлары һәм алымнары бар. Аерым алганда, бу план буенча язылу, пациентлар агымын бүлү, - дип билгеләп үтте депутат. Шуның белән бергә, Менделевич сүзләренә караганда, медицина тикшеренүенә аеруча игътибар бирергә кирәк