Татарстанда ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт иттеләр
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 27 июльдән Татарстанда ачык мәйданчыкларда — паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино күрсәтү рөхсәт ителә. Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри изоляция режимы 9 августка кадәр озайтылуы турында әйтелә. «Татар-информ» агентлыгы республикада биналарда кинотеатрларны чикләүләрне бетерүнең өченче этабына кадәр ачарга планлаштырылмавы турында хәбәр иткән иде.