Татарстанда ике ир, шакшы су чокырын чистартканда аңын җуеп, чак кына үлемнән калган
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике ир-ат, шакшы сулар чокырын чистартканда аңнарын югалтып, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген 10.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Буа районы Мещеряково авылында ике ир-атның шакшы сулар чокырын чистарткан вакытта аңын югалтуы хакында хәбәр килгән.
1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урында ачыклаганча, чокырга иң элек бер кеше төшкән һәм шунда ук аңын югалткан. Аңа икенче ир-ат ярдәмгә ашыккан, әмма анысы да һуштан язган. Шул тирәдән узып барган өченче ир-ат аларның икесен дә өскә чыгарган. Коткаручылар һәм табибларны да ул чакырткан.
«Уртача авырлыктагы асфиксия» диагнозы куелган зыян күрүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.