Татарстан Президентын сайлау бюллетеньнәре комиссияләргә 28 августта тапшырылачак
![Татарстан Президентын сайлау бюллетеньнәре комиссияләргә 28 августта тапшырылачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/2bedfe07b2de7693b4b33b7c6384a44bc3fb4e05/store/fill/780/440/a7e5443c59e03e0ff249b62364adc57ef3abc1de656bcb5d20b57b89ea36/%D0%BA%D0%BE%D0%BD%D0%B4%D1%80%D0%B0%D1%821%5B1%5D.jpg)
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). ТР Президентын сайлау өчен бюллетеньнәр территориаль сайлау комиссияләренә 2020 елның 28 августында «Идел-Пресс» нәшрият комплексында тапшырылачак. Карар бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.
«Без шушы көннәрдә «Идел-Пресс» нәшрият комплексы эшен тикшердек, бюллетеньнәр бастыруны карадык. Бүгенге көндә ТР Президентын сайлау буенча бюллетеньнәр әзер дип әйтә алам. ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән аларны территориаль сайлау комиссияләренә тапшыра башлаячакбыз», — дип шәрехләде карарны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне рус һәм татар телләрендә бастыралар. Татарстан Президентын сайлауларда ике төр бюллетень: тавышларны кулдан санау һәм тавышларны санау өчен техник чаралар (КОИБлар) кулланалар. Бюллетеньнәр барлыгы 2,9 млн данәдән артык эшләнәчәк.