Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе электрон урналар санын арттырырга планлаштыра
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе тавышларны санау буенча техник чаралар санын арттырырга планлаштыра. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында урнашкан сайлау участогы буенча пресс-тур вакытында хәбәр итте.
«Агымдагы ел ахырында технологик җиһазларны алыштыру планлаштырыла. Хәзер Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан җиһазларның яңартылуын көтәргә кирәк. Һәм без өстәмә җиһазларга заявка рәсмиләштерәчәкбез. Без аңлыйбыз, Татарстан өчен 43 КОИБ - ул аз», - дип сөйләде спикер.
Татарстанда булачак сайлаулар өчен 43 сайлау участогы сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырылачак. Иң күп комплекслар, 18 данә, Казандагы тавыш бирү участокларында урнаштырылачак, диде Кондратьев.
«Нигездә, КОИБ сайлаучылар күп булган зур шәһәрләрдә урнаштырыла. Бу комиссия өчен уңайлы, исәпләү бик тиз була», - дип өстәде ул.
КОИБ - сканер ярдәмендә бюллетеньдәге мәгълүматны укый һәм тавышларны саный торган электрон җайланма. Комплекс автомат рәвештә тутырылмаган яки бозылган бюллетеньне бракка чыгара. Моннан тыш, система бер үк вакытта тартмага берничә битне салу омтылышын тоткарлый.
Татарстанда сайлаулар 11-13 сентябрьдә узачак. Татарстанлыларга Республика Президентын, муниципаль хакимият органнары депутатларын, шулай ук ике сайлау округы буенча Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк.