«ШАЯН ТВ» алып баручысы Минтимер Шәймиевнең кечкенә чагын уйнады
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген Актаныш районы Әнәк авылында «ШАЯН ТВ» каналының төп алып баручысы Шаян — Эльдар Гыйниятов Минтимер Шәймиевнең кечкенә чагын — Миркәйне уйнады. Чара Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылу тантанасында булды.
«ШАЯН» алып баручысы Аяз Минтимер Шәймиевнең балачак дусты ролен башкарды. «Хөрмәтле Президентыбыз барыбыз өчен дә үрнәк шәхес», — ди яшь алып баручылар.