Рөстәм Миңнеханов штабында Татарстан социаль өлкәсе турында фикер алыштылар
![Рөстәм Миңнеханов штабында Татарстан социаль өлкәсе турында фикер алыштылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/7dc509b843eddbe8d3eae6b6e61546cb97fb4682/store/fill/780/440/31ea415590918d464107866e88b89ffc982716743227c3876896412d8700/KSF00169%5B1%5D.jpg)
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Президенты кандидатына ярдәм итү буенча иҗтимагый штабта республика халкына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча эксперт очрашуы узды. Белгечләр кешеләрнең гарантияле минималь керемен яклау механизмнары турында фикер алышты.
«Бүген без Россиянең динамик үсештәге төбәгендә яшибез. Соңгы еллар дәвамында Татарстан төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора. Республика гражданнарның керем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән пилот проектлары гамәлгә ашырыла торган төбәкләр исәбенә керде. Быел 750 мең татарстанлы адреслы ярдәм алды. Республика бюджетыннан аз керемле гаиләләргә һәм балалары булган гаиләләргә ярдәм итү өчен өстәмә 480 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Татарстанда ярлылыкны җиңеп чыгу буенча чираттагы этап булып бюджеттан тыш сектор хезмәткәрләре өчен 14 мең сум күләмендә арттырылган минималь хезмәт хакы күләмен билгеләү торачак», – диде ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева.
Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, республикада фикер алышуны таләп итә торган проблемалар бар. Ул «Бердәм Россия» партиясенең гражданнарның гарантияләнгән минималь керемен яклау буенча закон дәрәҗәсендә кайбер чараларны гамәлгә ашыруын хәбәр итте.
«Бүген «Бердәм Россия» партиясе гражданнарның минималь кеременең кагылгысызлыгын һәм кешеләр акчасыз калмасын өчен кредитларны түләүгә бәйле хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерергә тәкъдим итә. Бу, кеше нинди генә тормыш хәлендә калганда да, дәүләт аның минималь керемен яклый дигән сүз», - дип өстәде спикер. Ул коронавирус пандемиясе чорында күп кенә кешеләрнең авыр хәлгә эләгү куркынычы барлыгын искәртте.