Россия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проекты өчен бәйге игълан ителде
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ясау өчен иң яхшы проектка конкурс була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Һәйкәл Уфадагы Совет мәйданында куелачак. Ачык бәйгедә катнашу өчен нигезләмә шартларында үз проектларын тәкъдим иткән профессиональ скульпторлар (аерым да, коллектив авторлык та мөмкин) чакырыла.
Скульптура композициясе җирлеккә туры китереп ясалырга тиеш.
Конкурс бер турда үткәрелә. Катнашу өчен һәйкәлнең кимендә 40 см биеклектәге өч үлчәмле проект моделе тәкъдим ителергә тиеш. Аны төрле материаллардан ясарга ярый, диелә бу хәбәрдә.