Татарстан делегациясе Сириядә Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин һәйкәленә чәчәк салды
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 17 һәм 18 октябрендә Россия Оборона министрлыгы ярдәмендә Сирия Гарәп Республикасына Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация барды. Алар Россия Герое, полковник Рәфәгать Хәбибуллинны искә алырга килде. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күптән түгел РФ Оборона министрлыгы тырышлыгы белән Хмеймим Россия авиабазасы территориясендә, Сириядә хәрби операция башланганга биш ел тулган көнне, Рәфәгать Хәбибуллинга һәйкәл ачтылар . Делегация аның һәйкәленә һәм Россия Герое исемен йөртә торган вертикальгә чәчәкләр салды.
Сириядә гади халыкны саклауда бурычларын үтәүче Россия хәрбиләре арасында Татарстанда туып — үскән, Казан хәрби училищесын тәмамлаучылар (иллегә якын кеше), этник татарлар күп. Алар төрле хәрби частьларда хезмәт итә. Сириядә хезмәт итүче татар егетләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырдылар .
Кунакларны хәзер Гарәп Республикасы өстендә күкне саклаучылар каршы алды. Делегация составында Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршында оешкан Офицерлар клубы вәкилләре, Россия Геройлары, хәрби очучылар — Владимир Әлимов, Марат Алыков һәм Рәфыйк Ихсанов, Татарстанның Мәскәүдәге якташлар җәмгыяте әгъзалары — Марс Гайнетдинов, Фуад Солтанов, Рафаэль Фәизов бар иде.