Зәйдә бәйрәм ярминкәсе узды
![Зәйдә бәйрәм ярминкәсе узды](https://tatar-inform.tatar/attachments/98c258d595d19675392ac254b09692062f5494ef/store/fill/780/440/b0a939d78c707bb5ea115b1625100800715c8a156337c062bd14f9d3d299/441_n1862204_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Зәйдә агросәнәгать паркы территориясендә бәйрәм ярминкәсе узды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярминкәгә беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, аның урынбасарлары Валерий Акатьев, Елена Недошивина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм җаваплы хезмәткәрләр килде. Бәйрәм ярминкәсенә Яңа Спас, Поручик, Попов, Сәвәләй, Сармашбаш авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләре белән палаткаларын куйдылар. Зәйлеләргә сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчәләр, үсентеләр, шикәр комы тәкъдим ителде. Зәйнашев Д.К. хуҗалыгы сатуга 10-12 кг авырлыктагы күркә ите куйган иде. Район мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт программасы оештырылды. Сезон башыннан узган 7 ярминкәдә 3 млн сумлык продукция сатылды.