Синоптиклар татарстанлыларны бозлавык һәм көчле җил хакында кисәтте
![Синоптиклар татарстанлыларны бозлавык һәм көчле җил хакында кисәтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/74d590e056fab5180962b283d5e2333ffe755d0e/store/fill/780/440/f5944e07f48a1e37c33f47ef92bfd785552b8c66ff573d2da3c307921e16/%D0%B2%D0%B0%D1%81%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%B5%D0%B2%5B1%5D.jpg)
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. «Төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлның кайбер участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, көндезге һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәюе көтелә. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга (Казанда – 18 метрга) кадәр җитүе ихтимал.