Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз машина астында калып һәлак булган
![Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз машина астында калып һәлак булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/cf90db48af9014ba1c17049d12379cc3347393fc/store/fill/780/440/d40181161247ac5d4df481e200ff71d70fce6035df0d9dd97e64def5f44c/CF855CB7-021B-4725-92A6-F06957CBE73E%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз машина астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте кичә кичке бишләр тирәсендә Зорге урамында - «Олимп» сәүдә үзәге каршында килеп чыккан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Хендэ» автомобилен идарә итүче 26 яшьлек егет имин тизлек сайламаган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан.
«73 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.