Татарстанның 14 югары уку йорты коронавируска каршы чараларны тиешенчә үтәмәгән
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республиканың 14 югары уку йортында коронавирус таралуга юл куймау максатыннан кертелгән чаралар тиешенчә үтәлмәгән. Бу турыда бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Республикада 30 югары белем бирү учреждениесе һәм аларның 14 филиалы бар. 44 объектта тикшерүләр үтте. Шуларның 14е коронавируска каршы чараларны тиешенчә үтәмәгән. Аларга карата протоколлар төзеләчәк», — диде ул. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, үтәлмәгән кагыйдәләр арасында дезинфекцияләүче җайланмалар, дистанцияне билгеләүче тамгалар булмау, битлекләр кимәү, өслекләрне вакытында чистартмау — иң еш очрый торганнары. Киләчәктә өстәмә тикшерүләр узачак. Бүгенге көндә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә тикшерү эшләре дәвам итә.