«Дакар-2021» ралли-марафонының төгәл маршруты билгеле булды
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 43нче «Дакар» ралли-рейдын оештыручылар 2021 елның 3 гыйнварында Согуд Гарәбстанында башланачак узышларның маршрутын тәкъдим итте. Узышлар Джидда шәһәрендә башланачак һәм 15 гыйнварда шунда ук төгәлләнәчәк. 7646 чакрым озынлыктагы юлда 4767 чакрым махсус участок бар, катнашучылар анда үзара ярышачак. Маршрутка яңа махсус участоклар да кертелгән. Тиз участокларның озынлыгы һәм саны кимегән, киртәләрне узып чыгар өчен йөртү техникасына, навигация күнекмәләренә күбрәк игътибар итәргә туры киләчәк... Читать дальше...