Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкәч, ике кеше зыян күргән
![Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкәч, ике кеше зыян күргән](https://tatar-inform.tatar/attachments/a42cbd64b5c4c3a24a74d2b4c6d52819717ceaed/store/fill/780/440/bef7e6c2229533d9e63fe1d9f9ea2d8216750bf7693a0cb469e530950569/D939991A-A51E-4738-946C-BF0CFD58696E%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкән, нәтиҗәдә ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда республиканың Биектау районында Казан — Малмыж автомобиль юлында булган. Биредә «Опель» һәм «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә төшеп киткән.
«Юл һәлакәтендә ким дигәндә ике кеше зыян күргән — табиблар аларны хастаханәгә алып китте», — дип белдерде агентлыкка авариянең шаһитлары.