Бакудагы «Туган тел» оешмасының яшь вәкиле Халыкара пианистлар конкурсында җиңгән
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 17 декабрендә Прага шәһәрендә (Чехия) музыка коралларында уйнаучылар бәйгесе булды. Конкурста Азәрбайҗанның Баку шәһәрендәге «Туган тел» оешмасы яшь вәкиле Җәмил Абдикеев җиңде. «Беренче урынны Баку шәһәренең 17 нче музыка мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы, „Туган тел“ республика татар мәдәнияте җәмгыяте әгъзасы Җәмил Абдикеев яулады», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Азәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиллеге. Җәмил С. Рахманиновның соль-минор тональлек прелюдиясен башкарган. Яшь пианистка уңышлар юлдаш булсын, диелә бу хәбәрдә.