Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автобус һәм биш машина берьюлы бәрелешкән күмәк юл-транспорт һәлакәтен шаһитлар видеога төшереп алган. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты.
Авария бүген иртән Бертуган Касыймовлар һәм Рихард Зорге урамнары чатында булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус берьюлы берничә автомобильне бәрдергән. Кадрларда кимендә биш автомобильгә зыян килгәне күренә.
Авария аркасында юлда зур бөке барлыкка килгән.