Шассие ябылмаган Казан-Истанбул самолетында Арча мөхтәсибе булган — «Арча хәбәрләре»
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Исрафил Насыйбуллин). Шассие ябылмаган Казан-Истанбул самолетында Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин да булган. Бу хакта « Арча хәбәрләре » газетасы хәбәр итте. Хәзрәт бу хакта газетага самолет бортыннан 14:40 сәгатьтә хәбәр иткән булган. «Сезнең сайтта күргән идем, Төркиягә очучы самолет утыра алмаган дип. Без шушы самолетта», — дигән ул. Истанбулга очарга тиешле самолет хәзерге вакытта Мәскәү аэропортына төшеп утырган. «Әлеге генә төштек. Сезгә фотосын җибәрдем. Бер сәгатьтән Төркиягә китәчәкбез. Арчадан без 3 кеше. Барысын да тыныч кабул итәргә тырыштык, куркучылар да күп иде, әлбәттә. Әмма стюардессалар тынычландырды. Барлык сорауларга җавап биреп бардылар. Башта Казанга утырабыз дигән иделәр. Соңрак Казанга түгел, Мәскәүгә китәбез диделәр. Хәзер менә самолетны алмаштыралар да, сәфәребезне дәвам итәбез, иншә Аллаһ», — дип җавап биргән Әмир хәзрәт «Арча хәбәрләре» газетасына. Алдарак «Татар-инфомр» Казаннан Истанбулга очучы самолетны шассилары ябылмау сәбәпле Мәскәүгә җибәрүләрен хәбәр иткән иде.