Татар теле укытучылары яңа стандартлар буенча укытуның төп проблемаларын атады
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесе финалында катнашкан укытучылар белем бирүнең дәүләт стандартларына үз фикерләрен белдерде.
Укытучылар белән очрашу бүген Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә үтте. Финалга Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән алты укытучы чыкты.
Башкортстанның Нефтекама шәһәрендәге 10нчы мәктәп укытучысы Галия Корбанова белем бирүдә дәүләт стандартларының уңай ягын әйтте. «Яңа стандартлар укучылардан стандарт булмаган шәхес тәрбияләүне максат итеп куя. Яңача фикер йөртүче, бүгенге замана белән атлаган бала һәм укытучы бердәмлеген булдыру турында сүз бара. Таләпләрнең шушы ягы ошый», — диде ул.
Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова заманча технологияләрне файдалану мөмкинлеге күбрәк булсын иде, дигән теләк җиткерде.
«Без дәресләрне укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп, заманча технологияләр ярдәмендә үткәрергә телибез. Мәсәлән, мин әдәбият дәресендә виртуаль күзлекләр файдаланам. Укучылар кызыксынып, әдәбият дәресен көтеп ала башлады», — дип сөйләде Чулпан Шәрипова «Татар-информ»га.