Кама Тамагында район башлыгы кубогына волейбол буенча турнир узды
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 8 май көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы кубогына волейбол ярышлары узды.
Чараны ачып, спортчыларны уен алдыннан яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов сәламләде, дип яза район матбугат хезмәте.
Ярышларда 5 команда катнашты.
Турнир йомгаклары буенча өченче урынны «Факел» (Кармалы) командасы, икенче — «Кама Тамагы татар мәктәбе», беренче урынны «Импульс» командасы (җыелма команда) алды.