Үзбәкстан мөселманнары идарәсе: Юлда тизлек арттырып һәлак булу үзеңә кул салуга тиң
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Үзбәкстан мөселманнары идарәсе Шәригать кануннары буенча социаль кагыйдәләр булып саналган һәм мәҗбүри булган юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында фәтва игълан итте, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү шәригатьнең өч максатына ирешергә ярдәм итә: сәламәтлекне саклау, буынны саклау, милекне саклау», — диелә ведомство хәбәрендә. Тизлек арттыру сәбәпле һәлак булган машина йөртүче шәригать кануннары буенча, үз-үзенә кул салган кеше булып санала, дип ассызыклана хәбәрдә.