Татарстанның Монополиягә каршы хезмәт идарәсе: яшелчә бәяләрен базар билгели
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшелчә хакларын базар көйли. Яшелчә үстерүчеләр белән сатучылар арасында үзара килешү фактлары ачыкланмаган, дип белдерә ТРның Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Идарә хезмәткәрләре Казанның кибетләрендә һәм базарларында сатыла торган азык-төлек бәяләренә атна дәвамында мониторинг алып бара. Без барлык мәгълүматларны чагыштырабыз һәм анализлыйбыз. Анализдан күренгәнчә, бер үк төрле яшелчәләргә бәяләр ел саен арта, ләкин кинәт түгел, ә әкренләп. Бу процессны базар икътисады көйли. Товарларның кайсыбер төренә билгеле бер хак кую дөрес түгел», — диде белгеч.
Хәзерге вакытта Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе тавык йомыркаларына бәяләр күтәрелү турындагы материалларны тикшерә.
Татарстанда яшелчәләр сату буенча хакларны тотрыкландыру өчен шимбә көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Анда товарларны күпләп сату бәяләреннән алырга була.