Казанда халыкара «Татар кызы 2021» бəйгесенең ярым финалы узачак
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 25-31 август көннəрендə Казанда Халыкара «Татар кызы 2021» бəйгесенең ярым финалы узачак.
Казан шəһəренə Россия төбəклəре һəм чит иллəрдəн 40 катнашучы килүе көтелə, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Кызларга кызыклы һəм бай программа əзерлəнде: танылган шəхеслəр белəн очрашулар, мастер-класс һəм лекциялəр, Татарстанның истəлекле урыннары буйлап экскурсиялəр.
Кызларны сынаулар да көтə: мəртəбəле жюри аларның аш-суга, иҗади сəлəтлəрен һəм белем дəрəҗəлəрен тикшерəчəк. Бəйге барышында 12 финалистны ачыклаячаклар. Алар үз төбəклəрен Үзбəкстан Республикасының Ташкент шəһəрендə узачак Халыкара «Татар кызы 2021» финалында яклаячак.
Бəйге Бөтендөнья татар конгрессы һəм Халыкара «Татар кызы» бəйгесе Дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмəте ярдəме белəн оештырыла.