Тинчурин театрына баш режиссер сентябрь аенда билгеләнәчәк
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сентябрь аенда театрга баш режиссер киләчәген әйтте. «Туфан Имаметдиновны Тинчурин театрында сентябрьдән көтәбез», — диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Туфан Имаметдинов әлегә Казанда түгел. Ул Казанга 26-27 августта кайтачагын әйтте. Әлегә театрда традицион август спектакльләре бара. Туфан Имаметдиновның Тинчурин театрына баш режиссер итеп билгеләнү мөмкинлеге турында сүз февральдән бирле бара.