Россиядә ипотеканың уртача срогы артты
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Быел ипотеканың уртача срогы кискен арткан — яңа төзелешләр өчен — 2 елга, икенчел торак өчен — 2,5 елга.
Россия Банкы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, яңа төзелешләрдә өлешчеләр килешүе буенча торак займнары өчен күрсәткеч ике елга арткан һәм 20,9 ел булган, ә икенчел торак буенча 2,5 елга арткан һәм 20 елга кадәр җиткән.
Тенденция 2016 елда башланды, ул вакытта күрсәткечләр 15 һәм 14,8 елдан артмаган иде. 2021 елда ул ипотека ставкаларын арттыру исәбенә көчәйде: ссуданы озынайтып, торакның кыйммәтләнүен компенсацияләп, заемщиклар айлык түләүләрне киметте, дип аңлаттылар Үзәк Банкта.