Миңнеханов һәм Мартин Шула мотосерфинг буенча Дөнья кубогына әзерлек турында сөйләште
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә Казансу акваториясендә мотосерфинг буенча Дөнья кубогы ярышлары башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MSR Engines компаниясе хуҗасы, генераль директоры Мартин Шула чарага әзерлек турында фикер алышты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, MSR Engines 2017 елдан әлеге ярышларны оештыручы буларак чыгыш ясый. Быел Дөнья кубогында җиде илдән 50 спортчы катнашачак. Казанда кубок этабы 30 августка кадәр дәвам итәчәк.