Татарстанда «Агростартап» грантына проектлар сайлап алу конкурсы тәмамланды
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Республикада «Агростартап» грантын алуга проектларны сайлап алу конкурсы тәмамланды. Барлыгы 152 гариза бирелгән, шуларның 6сы быел теркәлгән шәхси эшкуарлар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурс комиссиясе икътисади яктан нәтиҗәле 60 проектны сайлап алды, алар якын арада инде авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә башлыйлар, грант алган елда ук иң күп санда эш урыннары булдырачаклар. Өстенлекле юнәлеш — сөт терлекчелеге. Бу категориядә 24 кеше җиңүче булды — алар өчен гомуми ярдәм күләме 73 млн. сум тәшкил итәчәк. Мөгезле эре терлек симертү юнәлеше буенча 22 кеше сайлап алынды. Аларның проектлары 66 млн сумнан артыкка бәяләнгән. Шулай ук сарыкчылык, ат үрчетү, кошчылык, яшелчәчелек, балык үрчетү, җиләк-җимеш һәм бөртекле культуралар үстерү дә популяр. 2021 елга әлеге программа буенча 160 млн сум акча каралган, бу иң күп баллар җыйган 60 дәгъвачыга гына җитә. Министрлык хәбәр иткәнчә, сайлау процедурасы ачык һәм үтә күренмәле. Конкурс игълан ителгәннән соң 30 көн дәвамында мөһерләнгән гаризалар кабул ителә. Конвертлар эксперт комиссиясе утырышында ачыла һәм конкурс документациясе таләпләренә туры килү-килмәвенә беренче бәя бирелә. «Шуның нигезендә эксперт комиссиясе инде конкурс комиссиясенә тәкъдим итә, анда гариза бирүченең эшлекле сыйфатлары бәяләнә. Конкурс комиссиясенең һәр әгъзасы проектларга объектив бәя бирә, монда алдан карау юк. Безгә бик кызганыч, яхшы проектлар эләкми кала һәм әлеге программа буенча бүлеп бирелә торган акчалар җитәрлек түгел дип саныйбыз», — дип, үз фикерләре белән уртаклашты министр урынбасары Ришат Хәбипов.